Бакча балаларын халык традицияләре белән таныштырдылар

2014 елның 30 марты, якшәмбе
Мәдәният елы кысаларында 27нче “Нәни куллар” балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда толерантлык хисләре тәрбияләүгә нигез салу» дигән темага иҗат хисабы булды. Тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре урта яшьтәгеләр төркемендә “Минем илем -Татарстан” дигән темага интеграцияле мәгариф эшчәнлеген, ”Аулак өй” халык тамашасын күрсәттеләр. Балалар, татар халык утырмасында катнашып, әби-бабаларның уеннары, җыр-биюләре аша татар халкының милли традицияләре белән таныштылар.

Күңелле чара “Дуслык бәйрәме” белән тәмамланды. Идел буе халыкларының милли киемнәрен кигән әзерлек төркеме балалары шул халыкларның уеннарын, биюләрен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International