Балаларны ана теленә, татар теленә өйрәтү буенча методик чаралар.

2014 елның 29 марты, шимбә
Әлмәт муниципаль районы 47 нче “Энҗе бөртеге”, 36 нчы “Тылсымлы сарай” мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә балаларны ана теленә, татар теленә өйрәтү буенча оештырылган мәйданчыкларда методик чаралар үтте. Җитәкчеләр һәм тәрбиячеләр шөгыль үрнәкләре карадылар, балаларны ике дәүләт теленә йөрәтү буенча консультацияләр алдылар, алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Үткәрелгән чаралар киләчәктә эшләргә юнәлеш бирде һәм педагогларның тәҗрибәсен баетты.

Мәгариф идарәсе информациясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International