“Атна йомгаклары” программасында мәгариф оешмаларында коррупция турында сүз барды

2014 елның 29 марты, шимбә
“Луч” телекомпаниясенең “Атна йомгаклары” программасында кунакта ӘМР мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Әмирова булды.

Фикер алышуга берничә мәсьәлә куелган иде: 2013 ел йомгаклары, агымдагы бурычлар һәм аларны хәл итү юллары, мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы тору чаралары.

Гүзәл Әмирова фикеренчә, коррупциягә каршы сәясәтнең төп мәсьәләләреннән берсе – антикоррупцион мәгариф һәм пропаганда. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хокук тәрбиясе буенча әдәбият файдаланыла. Һәр мәктәптә антикоррупцион тематикага норматив-хокукый документлар өйрәнелә, стендлар ясалган, тематик семинарлар үткәрелә.

Коррупциягә каршы юнәлештә конкурслар үткәрелә. Бөтен эш эчке эшләр бүлекчәсе, прокуратура белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International