“Пассажир булу да, җәяүле булу да гади эш түгел...”

2014 елның 29 марты, шимбә
“Бала баш пассажир” республика акциясе кысаларында 46нчы “Золушка” балалар бакчасында “Пассажир булу да, җәяүле булу да гади эш түгел...” дигән чара үткәрелде. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре белән ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашты. Акция мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә, юлда үзләрен тота белергә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарның балаларын машинада йөртү кагыйдәләрен ничек үтәүләрен тикшерделәр, ә тәрбиячеләр барлык җәүялеләр һәм транспорт йөртүчеләр өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча агитация материалы тараттылар.

Караңгы вакытта машина йөртүчеләр вакытында күрсен өчен нәни җәяүлеләрнең һәммәсенә дә якты кайтара торган ябыштырмалар бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International