Әлмәтлеләр язгы чакыруга әзер

2014 елның 29 марты, шимбә
1 апрельдә хәрби хезмәткә язгы чакыру кампаниясе башлана, ул 15 июньгә кадәр дәвам итә. Быел РФ оборона министрлыгы бу эшкә кайбер яңалыклар кертте. Мәсәлән, яңа таләпләр нигезендә чакыру кәгазе алу өчен призывниклар хәрби комиссариатка үзләре барырга тиеш. Вуз тәмамлаучыларга ике мөмкинлек бар: чакыру буенча бер ел яки контракт белән ике ел хезмәт итү. Көндез укучы студентлар хәрби хезмәтне укудан аерылмыйча өлешләп үтәргә мөмкин. Бу һәм башка яңалыклар турында муниципалитетта 28 мартта булган чакыру комиссиясе утырышында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов сөйләде.

Бүгенге көндә Әлмәт районыннан 500ләп егет хәрби хезмәт үтә. Бу хакта хәрби комиссар Ришат Сабиров сөйләде. Былтыр көз хәрби хезмәткә 250дән артык кеше чакырылды. Бу язда армиягә 1 200дән артык кеше алыначак.

Хәрби хезмәткә мәктәп партасыннан ук әзерләнергә кирәк, диде район башлыгы. Әмма 10нчы, 2нче, 21нче мәктәпләрдә, шулай ук 2нче лицейда бу эш тиешенчә куелмаган. Ә менә Әлмәт политехник техникумында хәрби-патриотик тәрбия әйбәт куелган, аны тәмамлаучылар сайланма частьларга алыналар. Бу уку йортының тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк булып тора.

Мәҗит Салихов бигрәк тә авылларда хәрби хезмәткә чакырыласы яшьләр белән хәрби-патриотик тәрбияне активлаштырырга күрсәтмә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International