Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Өлкәннәр игътибар үзәгендә
2014 елның 28 марты, җомга
ХХ гасырның тарихка уеп язылган авыр да, кайгылы да көннәрен үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар дәвам итә. Яшәү рәвеше, хезмәтләре белән берничә буынга үрнәк булган өлкән буын кешеләренең арабызда булуы күңелне сөендерә.
24 март көнне Әлмәт шәһәрендә яшәүче Харисова Гайнелҗинан Нуретдиновна үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. Аны тәбрикләргә муниципаль район башлыгының сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин, Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов, балалары һәм туганнары килгән иде.
Гайнелҗинан Нуретдиновна 1919 елның 23 мартында Әлмәт районы Колшәрип авылында туган. Авылда 4 кенә сыйныф булу сәбәпле, 7 нчене Әлмәтнең Бигәш авылы мәктәбендә тәмамлый. Үз чоры өчен шактый укымышлы булган кызны авыл Советына секретарь итеп алалар. Тик әлеге эштә озак тоткарланырга туры килми, күптән түгел генә 18 яшь тулган Гайнелҗинан Игенче авылы егетенә тормышка чыгып, шунда күченеп китә. Авырлыклар алдында каушап калмый, эштән курыкмый торган киленне икенче көнне үк диярлек колхоз фермасына сыер саварга чакыралар. Тормышлары җайга салынып, нәни кызлары дөньяга килеп 3 ай узуга, ил өстенә кара кайгы ябырыла. Ире Закуанны авылдан беренчеләрдән булып сугышка алалар. 42 нең көзендә, икенче тапкыр яраланганнан соң аның батырларча һәлак булуы турында өчпочмаклы хат килеп төшә. Кечкенә генә бер йортта ике сукыр карчык, өч айлык кечкенә кызы белән ялгыз калган Гайнелҗинан апаның башыннан кичергән авырлыкларын сөйләп кенә аңлатырлык түгел.
Беренче көннәрдән үк ул тормыш дилбегәсен үз кулына ала. 6 ел буе хатын-кызлар, үсмер балалардан гына диярлек торган бригаданы җитәкли. Фронт өчен икмәк, бәрәңге җитештерү планын арттырып үтәүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә.
1947 елда фронтларны урап кайткан Сафуан белән очрашып, яңа гаилә корып җибәрәләр. Аз гына булса да яхшы тормышка өметләнеп, авылдан чыгып киткән Гайнелҗинан апа Әлмәтнең кирпеч заводына эшкә урнашып, кызу мичләрдә төзеләчәк яңа шәһәрнең биналары өчен кирпеч суга. Соңрак 52 нче СМУда иң авыр хезмәтләрнең берсе - изолировщик вазифаларын башкара. Хезмәт белән узган тормышта гаилә шатлыкларына, мәшәкатьләренә дә урын табыла. Ире Сафуан белән алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 4се вакытсыз гүр ияләре булалар, бүгенге көндә аларның бары икесе генә Гайнелҗинан апа янәшәсендә 6 оныгы, 4 оныкчыгының шатлыклы тавышлары, авыр кайгыларны оныттыра.
Гайнелҗинан апа Харисованы 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп Равил Газнавиевич район башлыгы Мәҗит Салиховның котлауларын җиткерде, бүләкләр тапшырды. РФ Президентының юбилярларга адресланган котлау открыткасын укыды.
Озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан предприятиесе таралса да, Гайнелҗинан апа җирле властьләр, халыкны социаль яклау идарәсе, Ветераннар Советы тарафыннан күрсәтелгән игътибардан канәгать. "Гел онытып бетермиләр, бәйрәмнәргә дә чакыралар, бүләк, күчтәнәчләр дә бирәләр. Ходай эшләрендә җиңеллекләр бирсен дә, илләребез тыныч булсын, "- ди ул.
Фәрдия ХӘСӘНОВА , “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз