Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасының бюро утырышы

2014 елның 28 марты, җомга
Бүген Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасы бюросының чираттагы утырышы булды. Анда Әлмәт районы башлыгы урынбасары, ӘМР советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты. Утырышны ачып, институтның ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасының рәисе Ильяс Сәлахов оешманың планнары турында сөйләде.

Утырышта бюро составын киңәйтү турында карар кабул ителде. Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Рөстәм Латыйпов, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Рәфкать Шаһиев, Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бердәм тавыш белән бюро әгъзалары составына кертелделәр.

Утырышта шулай ук республика татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе итеп “Әлмәт хәбәрләре” гәзитенең баш редакторы Ландыш Зарипова бертавыштан сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International