Авыл үзешчәннәренең хисап концертлары дәвам итә

2014 елның 28 марты, җомга
Яңа Кәшер авыл мәдәният йорты ел саен тамашачыларны иҗат уңышлары белән сөендерә, үзешчәннәр быел да чын осталыкларын күрсәттеләр. “Авылым – горурлыгым” дигән сценарий нигезендә куелган хисап концертында авылның рухи мирасын саклау мәсьәләләре чагылыш тапты. Илдар Вәлиәхмәтов җитәкчелегендәге хореография ансамбле төрле милләтләрнең биюләрен күрсәтте. Кашыкчылар ансамбле, “Сөмбел” вокаль ансамбле, “Кәшер егетләре” ансамбле – барысының да чыгышы профессионаллардан ким түгел иде.

19 мартта Яңа Нәдер авылында халык иҗаты үзешчән коллективлары хисап тотты. Фойеда декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган иде. 18нче гасырда барлыкка килгән авылның тарихын махсус сценарий белән күз алдына бастыру истә калырлык булды.

21 мартта Кләмәнтәй, 22 мартта Елховой үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәтте. Аннары иҗат эстафетасын Кәләй үзешчәннәре дәвам итте. “Кәләем” халык фольклор ансамбле белән бергә “Асыл бизәк”, “Таллы елгам”, “Наяннар” фольклор төркемнәре дә бу коллективның лаеклы дәвамчылары булуларын расладылар. Кәләй авылын чын мәгънәсендә керәшен мәдәнияте үзәге дип атарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International