Миграция сәясәте Җәмәгать советының игътибар үзәгендә

2014 елның 28 марты, җомга
27 мартта Әлмәт районы Җәмәгать советының чираттагы утырышы булды. Утырышта ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ТР президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсенең баш киңәшчесе Ленар Сәлахов, совет әгъзалары, төрле диаспора һәм община җитәкчеләре катнашты. Утырышта милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, дәүләтнең милли сәясәт концепциясен эшләүнең барышы, Әлмәт районында миграция сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре каралды.

Беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясап, район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов районда милли сәясәт буенча дәүләт концепциясен гамәлгә ашыру программасының төп юнәлешләре белән таныштырды. Җәмәгать советы әгъзалары тарафыннан күп сораулар булды.

Чит ил гражданнарының законсыз яшәү фактларын кисәтү, ачу һәм туктату эшенең торышы турында Әлмәт районы эчке эшләр булеге башлыгының гомуми күзәтчелек буенча урынбасары Олим Отакулов сөйләде.

Җәмәгать советы утырышында каралган мәсьәләләр буенча милли диаспора һәм община җитәкчеләре үз фикерләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International