Хөрмәтле җитәкче!

2014 елның 28 марты, җомга
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсының 2014 елда 11нче тапкыр үткәрелүен хәбәр итә.

Конкурс ел саен “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында үтә. 2013 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсында 439 төрле товар һәм хезмәт күрсәтү белән 234 предприятие катнашкан иде. Шулардан 181 исемдәге товар һәм хезмәт күрсәтү лауреат исеменә лаек булды. Лауреатлар арасында «ТМС групп» идарәче компаниясе, «ТМС-ТрубопроводСервис» ҖЧҖ, «УК «Татнефть-ТрансСервис» ҖЧҖ, «УК «Татнефть-ЭнергоСервис» ҖЧҖ, «УК «Татбурнефть» ҖЧҖ, “Ямашнефть” идарәсенең “ЯН” санаторий-профилакторие һәм тау чаңгысы комплексы бар.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсы буенча мәгълүмати материаллар www.mpt.tatarstan.ru сайтына урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International