Казан консерваториясе ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховка һәм ӘМР мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллинага рәхмәт белдерә

2014 елның 28 марты, җомга
Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректораты һәм фольклор кабинеты 2013 елның июлендә Әлмәт районында фольклор экспедициясе оештыруда бәһасез ярдәм күрсәткән өчен ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховка һәм ӘМР мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллинага рәхмәт белдерә.

Урыннарда кешеләрне оештыруда турыдан туры ярдәм күрсәтүчеләр – Иске Суркино авылы башлыгы Инна Альмуковага, РОК директоры урынбасары Наталья Беляевага, Иске Суркино авылы клубы мөдире Людмила Севастьяновага, Кләмәнтәй авылы башлыгы Наталья Васильевага һәм клуб мөдире Екатерина Туктамышевага, Яңа Суркино, Чуаш Сиренькиносы, Ерсубай авылы клуб мөдирләре Светлана Мукминовага, Л.М.Макаровага, Екатерина Николаевага аерым рәхмәт сүзләре адреслана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International