“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 28 марты, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез! Түбән Мактаманың сельмаг районына кайчан газ кертелер? 10 ел газсыз яшибез, электр белән җылытабыз, әле бик салкын көннәрдә ут өзелеп тә тора. Күкрәк балалары, бәләкәй балалы гаиләләр күп.

Җавап. 2013 елның маенда әлеге районда яшәүчеләр белән җыелыш үткәрелеп, районны “ТР газификация, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” аша лизинг нигезендә газлаштырырга тәкъдим ителгән иде. Ул чакта халыкның күпчелеге ниндидер “дәүләт программасы“ булачак дип ышанып, бу эшкә каршы килде. Без ТР хөкүмәте аппараты каршындагы ТКХ һәм транспорт бүлегенең баш киңәшчесе С.И.Ефремовка, ТР Энергетика министрлыгына – премьер-министр урынбасары И.Ш.Фәрдиев исеменә мөрәҗәгатьләр җибәргән идек (төрле эчтәлектәге 3 хат язылды). Әлеге министрлыклардан алдагы елларда газлаштыру программасына кертү мөмкинлеге булмау турында җавап алынды.

Бу райондагы индивидуаль торак йортларга газ кертү өчен проект-смета документлары әзерләнде һәм экспертиза үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International