Иҗат – техникумда тәрбия эшчәнлегенең нигезләреннән берсе

2014 елның 28 марты, җомга
Әлмәт политехник техникумында тәрбия эше уку процессында да, мәдәни-тәрбияви һәм гомумтехникум чаралары барышында, студентлар үзидарәсе органнарын формалаштыру һәм аларның эшләве, студентлар белән тулай торакта эшләү барышында да гамәлгә ашырыла.

Студентларның иҗат потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыруга, уку йортының мәдәни мохитын формалаштыруга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, ел саен Студентлар иҗат үзәгенең хисап концерты оештырыла.

Техникумның чын горурлыгы – “Мириданс” бию ансамбле. Җаваплылык тойгысы, хореографиядәге пөхтәлек студентларның көндәлек тормышына да күчә. Этикет тәрбияләү – бию дәресләренең мөһим элементы.

Ансамбль активында төрле дәрәҗәдәге җиңүләр байтак исәпләнә. Ул “Ватан” республика конкурсы фестиваленең 1нче дәрәҗә лауреаты, ТР укучы яшьләр арасында үзешчән сәнгать республика фестиваленең ике тапкыр 1нче дәрәҗә лауреаты, “Язгы хикмәтләр” халыкара конкурсының көмеш лауреаты һ.б. Ансамбльнең шундый югары дәрәҗәсе тәрбия процессында бер мөһим фактор булып тора, үз коллективың өчен горурлык хисе тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International