“Татнефть” директорлар советының чираттагы утырышы

2014 елның 28 марты, җомга
27 мартта Казанда ТР президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды.

Анда 2014 елның ике аенда компания бюджетының үтәлеш йомгаклары каралды һәм апрель ае белән шушы елның икенче кварталына бюджет расланды. Сланецлы нефть буенча геологик өйрәнүнең һәм тәҗрибә-сәнәгать эшләренең торышы турында мәгълүмат тыңланды. Директорлар советы сланецлы нефть буенча 2014-2015 елларга эшләр программасын хуплады һәм Татарстан Республикасында доманик утырмаларында сланецлы нефть полигоны булдыру структурасын раслады.

Совет утырышында еллык финанс хисабына мәҗбүри аудит үткәрү өчен "Энерджи Консалтинг/Аудит" ЯАҖне аудитор итеп раслауны акционерларның гомуми җыелышына тәкъдим итәргә карар бирелде.

Директорлар советы компания эшчәнлегенң башка мәсьәләләрен дә карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International