Әлмәттә логопедлар семинары булды

2014 елның 28 марты, җомга
Компенсацияләү төрендәге 24нче “Күкчәчәк” балалар бакчасында укытучы-логопедлар һәм коррекция төркеме тәрбиячеләре өчен “V төр махсус мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең коррекция-үстерү эшчәнлегендә интегратив якын килү” дигән темага төбәк семинары булды.

Интеграция принципларына корылган педагогик процесс барлык белгечләрнең тыгызрак бәйләнешенә булышлык итә. Интеграцияле дәресләр балага үзенең иҗат мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә: ул уйлый, җөмләләр төзи, туган телнең кануннарын, үзенчәлекләрен белә, кызыклы уен формасында сүзләр запасын баета, аралашу осталыгын арттыра.

Семинарда катнашучыларның эш тәҗрибәсе турында чыгышларыннан күренгәнчә, балаларның сөйләшендәге тайпылышларны коррекцияләүдә интегратив якын килүне педагогоглар күптән уңышлы кулланып киләләр.

Чыгыш ясаучыларның эш тәҗрибәсе хезмәттәшләре тарафыннан уңай бәя алды. Семинарда катнашучылар шулай тәҗрибә уртаклашуның практик әһәмиятен билгеләп үттеләр, тәкъдим ителгән материаллар аларның практик эшчәнлегендә кулланыш табарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International