Әлмәттә иң эшлекле хатын-кызны сайладылар

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәтнең иң сөйкемле, уңышлы һәм талантлы хатын-кызлары “Әлмәтнең эшлекле хатын-кызы 2014” конкурсына җыелдылар. Матурлык һәм иҗат кичәсе гадәттәгечә ДТК ресторанында үтте. Быел ул бишенче тапкыр үтә – түгәрәк сан диярлек. Аның оештыручысы – шәһәрдәге беренче төзелеш журналы “Постройка”.

Конкурста гаиләдә дә, карьерасында да эшләре уңышлы барган 28-55 яшьлек хатын-кызлар катнаша. Быел 10 конкурсант таләпчән жюри алдында иҗат һәм аш-суга осталык ягыннан имтихан тоттылар.

Конкурста катнашучылар алдында “Визитка”, “Кулинария”, “Иҗади конкурс” һәм “Дефиле” этапларын үтү тора иде. Ярышучылар һәммәсе дә куелган бурычларны уңышлы башкарып чыктылар, арадан иң лаеклысын сайлап алу жюрига шактый кыенга туры килде. Нәтиҗәдә “Әлмәтнең эшлекле хатын-кызы 2014” дип “Татнефтегазпереработка” идарәсенең эшләр бүлүчесе Ләйсән Габидуллина танылды. Икенче урында “Татинтек” ҖЧҖдән проектлау бүлеге башлыгы урынбасары Лия Шәйдуллина, өченче урынны “Ветеран” реабилитация үзәгенең социаль адаптация бүлекчәсе мөдире Гөлнара Әюпова яулады.

Бу ярышта оттыручылар булмавын әйтергә кирәк, конкурсантларның барысы да берәр номинациядә җиңүче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International