«Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез, әйтегез әле, ни өчен “Татнефть”тә эшләүчеләр 3 яшькә кадәрге бала караган өчен пособие алалар, ә башкалар алмый? Шушы елның октябрендә миңа пособие бирү туктала, ә балага бакчадан урын 3 яшькә җиткәч кенә биреләчәк. Ул баланы нәрсә хисабына карыйм соң? Мондый проблема бер миндә генә түгел... безгә нәрсә эшләргә?

Җавап: РФ президентының “Россия Федерациясендә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары турында” 07.05.2013 елда чыккан № 606 Указы белән РФ субъектларына ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә айлык акчалата түләү билгеләргә тәкъдим ителгән иде; түләү 2012 елның 31 декабреннән соң туган өченче яки аннан соңгы балага шул субъектта балалар өчен яшәү минимумы күләмендә булырга тиеш дип билгеләнде.

Мондый түләү беренче чиратта демографик вазгыять канәгатьләнерлек булмаган, балалар тууның суммар коэффициент зурлыгы илдәге уртача күрсәткечтән кимрәк булган субъектлар өчен каралды.

Татарстан Республикасында демографик вазгыять динамикасы уңай булганлыктан мондый акчалата түләү каралмаган.

“Татнефть” ААҖнең күмәк шартнамәсендә компания предприятиеләрендә эшләүче аналарга баласын өч яшькә кадәр караган өчен пособие бирү каралган.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International