“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез! Новоникольский авылындагы “Солнышко” балалар бакчасында 10 марттан бирле инде көндез җылытуны туктаталар ( экономия ясыйлар, көзен дә шулай), һәм балалар еш кына авырыйлар. Анда бик суык, шушы проблеманы ничек хәл итеп була?

Җавап. Балалар бакчасында, температура графигыннан чыгып (тышкы һава температурасына карап), котельный тәүлек буена эшли.
19 мартта котельныйның эше, бинаның һәм җылыту системасының торышы тикшерелде. Нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыкланды:
1) Җылыту казаны температура графигында каралганча эшли.
2) Бинага кергән урында суның температурасы графикка туры килә.
3) Балалар бакчасы бинасында эчке һава температурасы нормага туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International