Әлмәт укучылары Корьән укучы балаларның XIX республика конкурсында призлы урыннар алдылар

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
26 мартта Яр Чаллыда Корьән укучы балаларның XIX республика конкурсы булды. Анда Татарстанның 15 районыннан, шулай ук Удмуртиядән 166 бала катнашты. Ярышлар 4 номинациядә үтте: 7 яшькә кадәр, 7дән 10га кадәр, 10нан 13кә кадәр һәм 13тән 15кә кадәр яшь.

Конкурсантлар Корьән сүрәләрен яттан белүләрен күрсәтергә, Корьән аятьләрен китаптан дөрес укый белергә һәм жюри сорауларына җавп бирергә тиеш иделәр. Республика конкурсында шәһәр бәйгеләрендә җиңеп чыккан балалар катнашты.

Әлмәт балалары конкурста уңышлы чыгыш ясады. Алар исәбендә 4 беренче урын, 2 икенче урын, 2 өченче урын бар.

Яр Чаллы шәһәре имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла әйтүенә караганда, Әлмәт укучылары елдан ел күбрәк призлы урыннар алалар, һаман көчлерәк конкурсантлар җыелу сәбәпле конкурста җиңү дә һаман катлаулырак була бара. Конкурста җиңүчеләрнең һәммәсенә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм дини китаплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International