Язгы җыештыруга керешергә вакыт!

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков коммуналь хезмәтләрне, бюджет һәм коммерция учреждениеләрен үз территорияләрендә тәртип урнаштырырга чакырды.

Урамнарның торышын тикшерә башлаганчы киңәшмәдә катнашучыларга 2013 елгы шимбә өмәсе турында фильм күрсәтелде. Николай Алексеевич шимбә өмәләре вакытында ел саен 1300дән артык машина чүп төяп чыгарылуын әйтте.

ӘМР Экология һәм табигатьне саклау департаменты әзерләгән фотохисап бүгенге картинаны күз алдына бастырды. Департамент директоры Илдар Зиннәтуллин аны “шактый күңелсез” дип бәяләде. Дәгъвалар бигрәк тә мәктәпләргә һәм сәүдә нокталарына кагыла.

“Үз участокларыгызда киләсе атна ахырына кадәр тәртип булдырырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Николай Богданчиков. Ул территориянең үзен генә түгел, аннан 20 метрга кадәрле җирне дә җыештырырга кирәклеген искә төшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International