«ПолитЗавод-2014» - сәяси карьерага таба беренче адым

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәт Яшьләр үзәгендә Яшьләр форумы булды, ул “ПолитЗавод-2014” республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында оештырылган иде.

Форум эшендә “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының төбәк штабы җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе политсоветы әгъзасы Ксения Владимирова, “Яшь гвардия” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе штабы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт бүлекчәсе политсоветы әгъзасы, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров, “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт бүлекчәсе политсоветы әгъзасы, ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Родион Карпов, “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова, шәһәрнең югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, предприятиеләрнең җәмәгать оешмалары лидерлары, эшләүче яшьләр хәрәкәте активистлары, матбугат вәкилләре катнашты.

Әлмәт яшьләрен сәламләп, Ксения Владимировна яшь буынның карьерасында “ПолитЗавод-2014” проектының әһәмиятен күрсәтте, яшьләрне Татарстанның җәмәгать тормышында гына түгел, сәяси тормышында да актив катнашырга чакырды.

Рияз Комаров үзенең чыгышында “ПолитЗавод”ның яшьләр өчен сәяси эшчәнлек өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр ачуын ассызыклады. Беренче чиратта бу – закон чыгару органнарына кандидат булып сайлауда катнашу.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International