“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Хәерле көн, Мәҗит Салихович! Пушкин урамындагы 46нчы йортта урнашкан тулай торакның торышы бик борчый. Бина тыштан караганда матур гына, ә эченә керсәң хикмәт. Бик күп еллар инде ремонт үткәрелгәне юк. Түшәмнән электр чыбыклары асылынып тора, стеналар яргаланып беткән, идәннәр чергән яки линолеумы тузган-ертылган. Менә шундый шартларда балалар яши! Мин Әлмәтебездә андый урыннар бардыр дип уйламый идем. Зинһар, шул мәсьәләне хәл кылырга ярдәм итегез.

Җавап. “УКЖД “Новация” ҖЧҖ көче белән тулай торакта 2013 елда байтак ремонт эшләре башкарылды. Монда яшәүчеләрнең “УКЖД “Новация” ҖЧҖгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 538 200 сум бурычы бар. Бурычлар шундый күп булу аркасында “УКЖД “Новация” ҖЧҖ кирәкле эшләрнең барысын да башкара алмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International