Әлмәттә Зәки Умарны дәваларга акча җыю өчен хәйрия концерты булачак

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Зәки Умар. 2013 елның 17 февралендә Татарстан Республикасында туган.

Диагнозлары: микроцефалия формасында перинаталь патология (паренхиматозлы кисталар), спастический тетрапарез, дубль-атетоз, күрү нервлары дискларының өлешчә атрофиясе.

Нәни Умар тумыштан ук авыру. Хәзерге көндә ул башын тота алмый, корсагына әйләнеп ятмый, гипертонус, әйләнә-тирәгә реакциясе түбән. Шулар өстенә тагын бер проблема килеп чыкты – көн саен өянәкләр булып тора. Балага 1 яшь, ә ул 5 айлык кебек кенә. Авырлыгы 8 кг чамасы. Башын баскан кисталар организмның үсеш процессын нык тоткарлый. Малайның әнисе Женя аны ничек булса да аякка басытырырга тырыша, дәваларның түләүсезен дә, түләүлесен дә кулланып карый. Белгечләр өйрәткәнчә, бала белән өйдә заняиеләр үткәрә.

Хәзер бәләкәй Умарны Испаниядә, Текнон клинакасында тикшерү һәм дәвалау өчен акча җыю бара. Баланы анда 6 апрельдә көтәләр. Клиника БИК КҮП АКЧА сорый. Гадәти бер гаиләнең ул кадәр сумманы күргәне дә юк.

Җыярга кирәкле сумма 20 439 евро (1 042 411 сум). Җыю срогы 2014 елның 1 апреленә кадәр, чөнки акчаны алдан түләп куярга кирәк. Игелекле кешеләр ярдәме белән бу көнгә 291 453 сум акча җыелды. Тагын 750 958 сум җыярга кирәк. Малайның гаиләсе бала язмышына битараф булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Түбәндәге реквизитларга акча күчереп, һәркем ярдәм итә ала.
Сбербанк картасының номеры :
6390 0262 9010 9298 74 (Иясе: Шигапова Евгения Владимировна)
Яндекс акчалар:
41001761862699 (комиссия тотып калына)
Билайн:
89656112031
Электрон кошелек Webmoney:
WMR R - 413924559560 сумнар
WMZ Z - 261305876253 доллар
WME E - 198671400706 евро
WMU U - 356814090930 гривна

Нәни Умарны тикшерү һәм дәвалауга акча җыю өчен әлмәтлеләр 30 мартта хәйрия концерты оештыралар. Ул 25нче мәктәпнең актлар залында була. Залдагы урнага теләге булган һәркем үз өлешен салырга мөмкин. Башлана 18.00 сәгатьтә, керү бушлай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International