“Әлмәттә “Ел тәрбиячесе – 2014” республика конкурсының зона этабы булды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
24-25 мартта Бала үсеше үзәге – 1нче “Бәләкәч” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе – 2014” республика конкурсының зона этабы булды. Анда Нурлат, Лениногорск, Чирмешән, Аксубай, Әлмәт районнарыннан 15 педагог катнашты.

Әлмәт районы вәкилләре - әлеге конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр Римма Фролова (1нче “Бәләкәч” балалар бакчасы), Вероника Москвичева (27нче “Нәни куллар” балалар бакчасы), Татьяна Сафина (51нче “Радуга” балалар бакчасы).

Ике көн дәвамында конкурсантлар күп сынаулар үтте, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген, педагогик эш тәҗрибәләрен презентацияләү формасында күрсәттеләр, үз карашларын дәлилләп бирү осталыкларын, тәрбияче профессиясе, хәзерге җәмгыятьтә мәктәпкәчә белемнең роле турында индивидуаль тәэсирләрен уртаклаштылар.

Сигез территориаль зонаның эшләренә компетентлы жюри бәя биргәннән соң иң күп баллар җыйган катнашучыларның рейтингы төзеләчәк. Муниципаль районнардан конкурста катнашкан 130 педагогның 15е генә республика конкурсына үтә, ул 14-18 апрельдә Казанда булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International