Мәмәт мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
20 март көнне Мәмәт мәктәбендә “Иман нуры керсен күңелгә” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. “Иман, сәламәтлек, әдәп – яшәешнең мәгънәсе” - дигән девиз астында барган кичә Р.Фәхреддиннең 155 еллыгы кысаларында әзерләнде. Класстан тыш чарада мәктәпнең барлык укучысы да актив катнашты, үз сәләтен күрсәтте.

Кичәдә авылыбыз тарихы, мәчет ачылу еллары турында сөйләнде. Кунакларга мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, тарихчы, дин белгече, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану буенча сәхнәләштерелгән чыгышлар тәкъдим ителде, укучыларның фәнни эшләре яктыртылды.

Авыл халкы, әти-әниләр, мәгариф идарәсе методисты Ганиева Н.Х, Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәтнең ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт, Мәмәт авылы имам-хатыйбы Хазиахметов Шаехзам, Кичүчат авылы имам-хатыйбы Садриев М.Ә., Мәмәт авыл җирлеге рәисе Гиниятуллин К.Җ., ветеран укытучылар катнашында узган бу кичә балаларга әдәп, әхлак тәрбиясе бирүдә төп таяныч булды.

Соңыннан барлык кунаклар, әти-әниләр, укучылар өчен мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы - Л.Н.Ситдыйкова. Әзерләүдә актив катнашкан класс җитәкчеләре: Гиниятуллина Т.М, Гиниятуллина В.Я, Миннегалимова Г.Ф., Мустафина Ю.Р., тарих укытучысы Ш.М.Галләметдиноваларга мәктәп администрациясе, әти-әниләр, кунаклар исеменнән зур рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International