Әлмәт районы Кичүчат урта белем бирү мәктәбендә “Ягымлы яз” фестивале
2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Яңа 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Бу нәүбәттән, 22 март көнне Кичүчат урта белем бирү мәктәбендә “Ягымлы яз” фестивале гөрләп үтте.
Фестивальдә укытучылар, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре, әниләр, әтиләр, әбиләр катнашты. Бәйрәмнең Нәүрүз, Бөтендөнья су көннәренә туры килүе фестивальнең эчтәлеген тагы да тулырак, күркәмрәк итте. “Ягымлы яз” фестивале халкыбызның моң чишмәсе, тапкыр, оста телле булуын, дәртле биючеләр икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Әти-әниләр һәм укучылар тарафыннан оештырылган кул эшләре күргәзмәсе, халкыбызның күңел байлыгын, тырышлыгын, фантазияләрен ачып бирде.