Әлмәттә мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтенә концерт була

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
25 мартта мәдәният хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу көн – иҗат кешеләре, үз хезмәтләре белән җәмгыятьнең рухи үсешенә, илнең мәдәни мирасын популярлаштыруга бәһасыз өлеш кертүчеләр бәйрәме. Алар – музей һәм китапханә хезмәткәрләре, театр һәм концерт оешмалары әһелләре, мәдәният йортлары, шәһәр һәм авыл клублары белгечләре.

Һәм алар, әлбәттә, үз бәйрәмнәренә бик күп матур мәдәни чаралар оештыралар. 27 мартта “Нефтьче” мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә бу профессиянең иң оста вәкилләре катнашында концерт була.

Мәдәният ветераннарын, шәһәр кешеләрен, иҗатка битараф булмаганнарның һәммәсен бәйрәм концертына чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International