“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович. Ялгыз ана буларак, мин нинди дә булса матди ярдәм ала аламмы. Балам 6 яшьтә. Эш хакым 12-13 мең сум, акча җитми. Социаль яклаудан 650 сум алам.

Җавап. ТР хөкүмәте карары нигезендә аз керемле гаиләләргә яки ялгыз кешеләргә җан башына туры килә торган керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган очракта дәүләт социаль ярдәме күрсәтелә.

Матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карау өчен түбәндәге адрес белән Социаль ярдәм идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: К.Цеткин урамы, 54а, 212нче кабинет. Тел. 32-45-43.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International