Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда Мәдәният көне

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
25 мартта Әлмәт туган якны өйрәнү музее Мәдәният елына һәм Мәдәният хезмәткәре көненә, мәдәният үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланган чаралар башланды.

Шәһәр кешеләренә һәм кунакларга мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүнең инновацион формалары - “Музей һәм балалар” циклыннан “Шәһәр буйлап виртуаль экскурсия” һәм “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән музей дәресләре күрсәтелде.

Шул ук көнне “Мәдәният чишмәләре” күргәзмәсен ачу булды, шәһәр һәм районның мәдәният учреждениеләре профсоюз эшлеклеләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
“Хайваннар дөньясы” бүлегенә килүчеләр өчен “Сафарида экскурсия” һәм “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән уеннар оештырылды.

Бу көнне музей хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләре, алга таба да шулай нәтиҗәле эшләү теләкләре күп яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International