“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович, исәнмесез! Сезгә Урсалы микрорайонының Н.Закирова урамындә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. 2013 елның ноябрендә без үзебезнең урамдагы юл турында мөрәҗәгать иткән идек. Безгә, юл төзү эшләре 2014 елга формалаштырыла торган эшләр планына кертелде, дигән җавап килде. Без язны котыбыз очып көтәбез, кыш көне әле ничек тә булса ерып чыктык. Зинһар, җавап бирегез әле, юл төзү планы көчендә каламы, әллә планнар үзгәрдеме? Шушы язда ук яки җәй көне юлны вакташ белән булса да ныгытып булмыймы? Безнең урамга Рыжиков урамы аша тагын бер килү юлы бар (ул качалкалар аша килгәннән якынрак), бәлки хет шул юлны күтәртү мөмкинлеге бардыр. Зинһар, безнең бүгенгә шушы иң зур проблеманы хәл итегез әле. Чөнки без юл аркасында эшкә, бакчага, мәктәпкә соңга калабыз. Ихтирам белән Н.Закирова урамында яшәүчеләр.

Җавап. Урсалы микрорайонында Н.Закирова урамын вакташ (щебенка) җәеп төзекләндерү чаралары 2014 елга юл эшләре планыннан төшереп калдырылмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International