Мәҗит Салихов: “Дин – нечкә мәсьәлә, без аңа бик җавааплы карыйбыз”

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендә “Православие һәм ислам мәдәниятен саклау һәм үстерү, Әлмәт муниципаль районында дин тотучыларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү” дигән темага журналистлар белән түгәрәк өстәл булды. Очрашуга райондагы хокук саклау органнары һәм миграция хезмәте җитәкчеләре, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы владыка Мефодий һәм Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чакырылган иде.

Очрашуны ачып, район башлыгы традицион дини конфессияләрне үстерү һәм пропагандалау мәсьәләләрен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның аерым контрольдә тотуын, Әлмәт районында традицион конфессияләрне саклау һәм үстерүгә бик зур игътибар бирелүен белдерде.

Аннары православие һәм ислам дине башлыклары былтыр эшләнгән эшләр турында докладлар ясады. Фәһим хәзрәт үзенең яңа урынбасарлары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин һәм Җәмил хәзрәт Халирахманов белән дә таныштырды.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Мәҗит Салихов традицион дини конфессияләр – православие һәм ислам җитәкчеләренә мөһим проблемаларны хәл итәргә муниципалитетның һәрвакыт әзер торуын әйтте.

Журналистлар дин әһелләренә дә, хокук саклау органнары җитәкчеләренә дә сораулар бирде.

Чараның тулы видеоверсиясен безенең сайтның “Видеорепортажлар” бүлегеннән карагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International