Әлмәттә “Лента” гипермаркеты ачылачак

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Федераль ритейлер – “Лента” компаниясе шушы елның 4нче кварталында Әлмәттә кибет ачарга планлаштыра.

Компания үзенең гипермаркетын төзү өчен 3,88 га җир сатып алды. Кибет үзенең ишекләрен 2014 елның 4нче кварталында ачачак. Әлмәттә “Лента”ның гомуми мәйданы 10 000 кв.метр тәшкил итәчәк, шуның 4 700 кв.метры сәүдә залы була. Сатып алучылар өчен 500 урынлы парковка каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International