Әлмәт студентларының хезмәт отрядлары республика лидерлары арасында

2014 елның 25 марты, сишәмбе
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында студентларның хезмәт отрядлары республика штабының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Родион Карпов та катнашты.

Утырышта 2013 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, шулай ук 2014 елда студентлар отрядлары республика хәрәкәтенең үсеш перспективалары һәм бурычлары каралды.

Студентларның хезмәт отрядларын оештыру һәм эшкә урнаштыру өлкәсендә сан һәм сыйфат күрсәткечләре буенча Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Чистай шәһәрләре лидерлар булып тора, Яшел Үзән белән Алабуга шәһәрләре артта кала.

Татарстан Республикасы хөкүмәте, профильле министрлыклар, ведомстволар ярдәме белән отрядларның эшчәнлек юнәлешләре һәм катнашучылар саны елдан ел артуга бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International