Әлмәттә эштә бәхетсезлек очрагын яшерү факты ачыкланды

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Әлмәт шәһәр прокуратурасы хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешенә контрольлек итү барышында “Сельхозснаб Әлмәт” ҖЧҖендә эшләүченең үлеменә китергән бәхетсезлек очрагының йомып калдырылуын ачыклады.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2013 елның 11 октябрендә каравылчы С.Тюрников, 1951 елда туган, эш урынында гомуми авырудан үлгән. Эш бирүче тарафыннан бу хакта прокуратурага, Социаль иминият фондына һ.б. оешмаларга тиешле тәртиптә хәбәр ителмәгән, бәхетсезлек очрагын тикшерү булмаган. Хәзер закон бозу төзәтелде, бәхетсезлек очрагы тикшерелде.

“Сельхозснаб Әлмәт” ҖЧҖ һәм аның җитәкчесе хезмәтне саклау турындагы законны үтәмәгән өчен прокуратура инициативасы белән административ җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International