Мәҗит Салихов: “Авылдан башка шәһәр дә булмый”

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында “Авыл халкының эш активлыгын арттыру” дигән темага күчмә семинар булды.

Авыл җирлекләре башлыклары ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов белән бергә Яңа Кәшер җирлегендә уңышлы эшләп килүче шәхси хуҗалыкларда булдылар. Иң элек делегация Бикәсаз авылында Кәримовлар хуҗалыгында булды. Бу гаилә вешенка гөмбәләре үстерү белән шөгыльләнә, хәзер һәр көнне 100 кг.га кадәр гөмбә җитештереп, “Сәлам” һәм “Агро плюс” сәүдә челтәрләре аша сата. Кирәкле җиһазларны Кәримовлар гаиләсе “Лизинг-Грант” программасы буенча алган, 2012 елда оештырылган предприятие инде реаль табыш китерә.

Шәвәлиевлар хуҗалыгы мөгезле эре терлекләр асрый. Бүгенге көндә 4 савым сыер 20шәр литр сөт бирә. Чынлыкта сөт күбрәк, әмма аның бер өлеше бозауларга китә. Район башлыгы шуны искә төшерде: 4 һәм күбрәк савым сыер тоткан хуҗалыклар түләүсез сыер саву агрегаты алырга мөмкин.

Ибәтуллиннар хуҗалыгы районда иң зурлардан, биредә агач эшкәртү, теплица хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр, терлекләр (башлыча сарыклар) һәм кош-корт асрыйлар.

Яңа Кәшердә шулай ук Төхфәтуллиннар хуҗалыгында булдылар. Бизнесларын үстерү өчен дәүләттән 58 мең сум кредит алып эшкә тотынган бу гаилә, беренче елда 40 баш дуңгыз үстергән булса, 2013 елда инде бу сан 140ка җиткән.
Күргәннәргә йомгак ясап, Мәҗит Салихов районда авыл хуҗалыгы продукциясен сату проблемасы булмавын әйтеп үтте. Өч литрлы банкасы 80 сумга сатыла торган шул ук сөт тә бик әйбәт үтә. “Шәһәр авылдан башка яши алмый, - диде район башлыгы. – Шуңа күрә без авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыру өчен кирәк булганның барысын да эшләргә тиешбез”.

Практик өлештән соң семинарның теоретик өлеше башланды. Анда иң зарур мәсьәләләр каралды. Чараның төп максаты – бүген авыл кешеләренең бизнесны үстерү өчен нинди мөмкинлекләре барлыгын, аларның ничек файдаланылуын күрсәтү иде.

“Авылда эш активлыгын арттыруда без бердәм, көйгә салынган механизм кебек эш итәргә тиеш, - диде район башлыгы. – Барлык хезмәтләр нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәндә генә авыл кешеләренә тиешенчә ярдәм күрсәтеп булыр”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International