2013 елда Әлмәт хәйриячеләре тарафыннан игелекле эшләргә 500 миллион сумлап акча бирелде

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Әлмәт районында 2013 елда 460 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелде. Әлмәт хәйриячеләренең игелекле эшләре республика дәрәҗәсендә югары бәяләнде. Күптән түгел “2013 ел хәйриячесе” дигән тантаналы чарада “Татнефть” ААҖ, “Әлмәт монтаж һәм көйләү идарәсе” ЯАҖ, “Алнас” ААҖ һ.б. “Зур һәм уртача предприятиеләр” номинациясендә җиңүчеләр дип танылды.

Әлмәт районы хәйриячеләренә туган якта да хөрмәт күрсәтеләчәк. 7 мартта ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов катнашында гомуми планеркада игелекле йөрәкләрнең исемнәре игълан ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International