21 мартта “Юбилейный” спорт сараенда финал уеннары тәмамланды һәм үсмерләр командалары арасында иң популяр, абруйлы хоккей ярышларын – “Татнефть” ААҖ кубогына республиканың көньяк-көнчыгышындагы үсмерләр командалары арасында традицион турнирны тантаналы ябу булды. Беренче турнир 2002 елда старт алган иде, бу сезонда ул 13нче тапкыр үтте.
Бу сезонда 15 торак пункттан 56 команда,1000нән артык яшь хоккейчы катнашты. Мондый киң колачлы уеннар үткәрү “Татнефть” ярдәме белән мөмкин булды. Компания исәбенә нефть төбәгендә 90нан артык ишекалды хоккей тартмасы куелды, 16 боз сарае төзелде. Ел саен уенчыларга формалар сатып алына, тренерлар тотыла.