Әлмәттә “Юл һәм без” акциясе үтте

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Язгы каникул башланыр алдыннан агитбригаданың чыгыш ясавы Рус Акташы мәктәбендә традициягә керде. Чөнки, салкын кыштан соң яз җитеп, кояш җылыта башлагач, күпчелек балаларның вакытларын урамда үткәрәсе килә. Юл хәрәкәтендә тәҗрибәләре җитеп бетмәгәнлектән, аларның хәвефкә таруы бик ихтимал, аларга аеруча игътибар кирәк.

Менә быел да 21 мартта башлангыч мәктәптә “Юлда балалар” дигән линейка үткәрелде һәм балаларга мәгълүмати язмалар таратылды. Полиция вәкилләре Ф.В.Әбраров һәм А.Ф.Белышев белән бергә яшь инспекторлар отряды “Юл һәм без” исеме астында балаларны юл-транспорт хәвефеннән саклау пропагандасына багышланган акция үткәрделәр. Балалар “Тизлекне чикләү”, “Сак булыгыз, балалар”, “Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны” кебек юл билгеләрен машина йөртүчеләрнең исләренә төшерделәр, листовка-памяткалар тараттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International