Кошлар көне

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
21 мартта Яңа Суркино мәктәбендә Кошлар көненә багышланган класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар кояш, сыерчыклар турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Аннары “Керәшәләр” һәм “Бөркетләр” командаларына бүленеп ярыштылар. Ярыш вактында балалар илебездә, Татарстанда яшәүче кошлар турында күп нәрсәләр белделәр.

Соңыннан балалар сыерчык оялары һәм кошлар өчен азык савытлары элделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International