“Алнас” 2014 елда продукция сату күләмен 43%ка арттыруны планлаштыра

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
“Римера” дәүләт концернының Әлмәттәге “Алнас” заводы быел, сатулар күләмен 43%ка арттырып, 3 миллиард сумнан уздырырга планлаштыра.

Бу хакта заводның башкаручы директоры журналистлар белән традицион очрашу вакытында хәбәр итте. “Инде бүген үк тулы куәткә эшлибез дияргә була, - диде ул. – “Роснефть” компаниясе өчен генә 1,3 млрд. сумлык продукция озатырга җыенабыз, бу заказлар күләменең 30%ы чамасын тәшкил итә”.

ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, гыйнвар аенда заводка килгәч, андагы уңай үзгәрешләрне, коллективның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, чыгымнарны киметүгә ирешүен билгеләп үткән иде. “2014 елда без “Алнас”тан җитештерү күләмен арттыруда да, заказлар үтәүдә дә сыйфатлы ыргым ясауны көтәбез”, - дигән иде министр. Аның сүзләре гамәлгә аша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International