Әлмәттә авыру балага ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе булды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Бәләкәй Умар Зәкине дәвалауга зур суммада акча кирәк. Шул уңайдан 22 мартта Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында кеше бәласенә битараф булмаган әлмәтлеләр “Могҗиза булдыруга ярдәм ит!” дигән хәйрия акциясе оештырдылар.

“Знамя труда” гәзите редакциясе игелекле эш башлап йөрүчеләрне яклап чыкты. Бу көнне басманы сатудан кергән бөтен акча баланың әнисенә тапшырылды. Гәзитне сатып алырга теләүчеләр байтак иде. Шәһәр кешеләре саранланып тормадылар, акчаларның авыру баланы дәвалауга тотыласын белгәч, гәзитне үз бәясеннән шактый күбрәк түләп алдылар. Моннан тыш паркка килүчеләргә hand-made тауарлары һәм төрле сувенир продукциясе тәкъдим ителде.

Могҗиза булсын өчен бергәләп булышыйк!

Умарның әнисенә түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итәргә була: vk.com/id30521277.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International