Безнең сайтта коррупциягә каршы тору буенча журналистлар белән түгәрәк өстәлнең тулы видеоверсиясен карагыз

2014 елның 21 марты, җомга
19 мартта район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә “Әлмәт районында коррупциягә каршы тору һәм антикоррупцион пропаганда мәсьәләләре буенча 2013 елга йомгак ясау” дигән темага журналистлар белән түгәрәк өстәл булды.

Очрашуга юстиция өлкән советнигы, Әлмәт прокуроры Рафаэль Шакиров, РФ Федераль иминлек хезмәте ТР буенча идарәсенең Әлмәт бүлеге башлыгы полковник Владимир Зимин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге башлыгы полиция полковнигы Дамир Гарипов, Россия федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе Әлмәт бүлеге башлыгы Илдар Гобәев чакырылган иде.

Очрашу кызыклы үтте, бай мәгълүмат бирде. Сезнең игътибарга аның тулы видеоверсиясен тәкъдим итәбез. Язма “Видеорепортажлар” бүлегенә куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International