Яшьләр үзәге сәхнәсендә “Чуаш утырмасы”

2014 елның 21 марты, җомга
14 мартта Әлмәттә Татарстан Республикасындагы Чуаш милли-мәдәни автономиясе советының күчмә утырышы булды. Анда советның башлыгы К.Яковлев, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алексей Грушин һәм республикадагы чуаш милли-мәдәни үзәкләренең рәисләре катнашты.

Утырышта чуаш милли-мәдәни автономиясенең Әлмәт вәкиллеге җитәкчесе Инна Альмукованың хисабы тыңланды, автономиянең алга таба перспективалары билгеләнде. Аерым алганда, этнотуризм буенча республика программасын үстерү, Әлмәт районындагы чуаш халкы арасында даими координация эше алып бару өчен бина бирү мәсьәләсен муниципалитет алдына куярга тәкъдим ителә.

Икенче көнне Яшьләр үзәгендә Чуаш мәдәнияте көннәре кысасында “Улах” чуаш утырмасы булды. Анда Зәй, Лениногорск, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарының чуаш фольклор коллективлары катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International