Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Шигърият ул - туган халкыбызның мәңге сүнмәс олы иҗаты
2014 елның 21 марты, җомга
Матур эшләр, игелекле гамәлләр дәвамлы була. Ике ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов инициативасы һәм Гыйльми совет карары белән танылган шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Клара Булатова исемендәге премия булдырылган иде. Яшь буында татар әдәбиятына, сәнгатенә карата мәхәббәт, иҗатка карата кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларга башлангыч бирү кебек олы максатларны күздә тота әлеге проект. Бүген, 20 март көнне, институтның Р.Фәхретдин урамындагы бинасында өченче тапкыр укучыларга, студентларга Клара Гариф кызы Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.
Институт студентлары, укытучылары арасында дип кенә башланган бәйге республикакүләм масштабка күтәрелде. Уку йортының фәнни эшләр буенча проректоры, филология фәннәре кандиданты, доцент һәм бәйрәмне алып баручы Рауза Гаррапова билгеләп узганча, "Очрашулар елда кабатланып торсын!" дигән сүзләр "амин" дигән сәгатькә туры килгән булса кирәк. Быел чарада Татарстанның 18 муниципаль районыннан, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрнең 108 мәктәбеннән килгән укучылар, Казан федераль университетының Алабуга институты, Казан дәүләт аграр университеты, Самара дәүләт медицина университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты һәм башка уку йортлары студентлары катнашты. 2014 елда әлеге премиягә дәгъва иткән 412 эш кабул ителгән. Әлеге чараның киң җәмәгатьчелектә шундый зур кызыксыну уятуы чиксез шатландыра, әлбәттә.
- Татар теле, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез Клара Булатова кебек фидакарь затлар булганда яшәячәк. Без аны бик хөрмәт итәбез, күп еллар дәвамында, нәкъ менә бездә студентларга белем бирүе белән горурланабыз.Ул безнең укытучыбыз, остазыбыз.Татар балалары Клара апа Булатованың иҗатына карап, үрнәк алып үзләренең талантларына юл ачалар,- диде Ильяс Салахов премия тапшыру тантанасын ачып. - Ходай Сезгә озын гомер, сәламәтлек бирсен. Бу премияне тапшыруга башлангыч биргәнбез икән, аның дәвамлы булачагына ышанабыз.
Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов шагыйрә исемендәге премия булдырылуны, аның шулай зурлап уздырылуын иҗат, сәнгать бәйрәме дип атады һәм барлык язучылар исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Клара Гарифовна әлмәтлеләрнең генә түгел, бөтен татар халкының күрке, горурлыгы. Быел аның олы бүләккә лаек икәнлеген танырлар, Тукай премиясе лауреатлары арасында хөрмәтле шагыйрәнең дә урыны түрдән булыр, дип ышанабыз. Әлеге бәйрәмне үткәрү Клара Булатованың укытучылыктан киткәннән соң да, яшь талантларны барлау, тәрбияләү эшен дәвам итүе дип кабул итәм», – диде ул үзенең чыгышында.
- Положение буенча бәйгедә поэзия, проза, драматургия һәм җыр сәнгате юнәлешләрендә иҗат итүчеләр катнашты.Клара Булатованың иҗаты буенча язылган фәнни эшләр дә кабул ителде. Комиссия әгъзаларына җибәрелгән эшләрнең һәрберсе аерым игътибарга лаек, яшьләребез күп, телебезнең киләчәге өметле дигән фикерне белдерделәр алар.
Эш дәвамлы булды, дип әйтүебез очраклы хәл түгел. Узган елгы җиңүчеләрнең әсәрләрен бергә туплап, "Яңа җырлар шавы" дигән китап чыгару, аларны яшь авторларга бүләк итү бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды.
Укучылар һәм студентлар "Иҗат эше"(251 эш), "Нәфис сүз"(74 гариза), "Әдәбият" һәм "Фәнни эш" номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Алар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, язылган чәчмә әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Ике сәгатькә сузылган иҗат бәйрәме бәйгедә катнашып, премиягә лаек булган яшьләр өчен генә түгел, барыбыз өчен дә истәлекле вакыйгага әверелде. Бәйгедә бүләкләр дә тапшырылды.
Бәйрәмнең сәбәпчесе, мөхтәрәм шәхесебез Клара апа Булатова бәйгедә катнашып, үзләренең талантлары, тырышлыклары белән җиңүчеләр булып танылган укучыларга һәм студентларга мөрәҗәгать итеп:
- Минем иҗатымның бүгенге югарылыкка күтәрелүендә әлеге уку йортының өлеше искиткеч зур, гомеремнең күп еллары алар белән бәйле. Әгәр яңадан тусам, мин барыбер укытучы һәм шагыйрә булыр идем.
"Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шунда үскән безнең яшьләргә.
Мирас булып җырлар калдырырлык,
Шагыйрь булып килдек яшәргә", - дип кабатлады шагыйрә үзенең җавап сүзендә. Без төбәгебездә иҗаты күп гасырларга мирас булып калырлык шагыйрәбез булуы белән горурланабыз, әдәбиятыбызның үсешенә өлеш кертүчеләрнең хезмәтләре уңышлы булсын, дигән теләктә калабыз.
Фәрдия ХӘСӘНОВА
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз