Рәшидә Камалова: «Заман яңача эшләүне сорый»

2014 елның 21 марты, җомга
Торак-коммуналь хуҗалык халыкка хезмәт күрсәтүдә иң мөһим һәм катлаулы тармакларның берсе булып кала бирә. Дистә еллар дәвамында формалашкан алымнарны үзгәртеп, заманча шартларга җавап бирерлек итеп эш алып бару зур осталык һәм профессионализм сорый. 10 нчы һәм 12 нче ЖЭУ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр бу өлкәдә иң уңышлы предприятиеләрдән санала.

2002 елның апрель аенда шәһәрдә беренчеләрдән булып оештырылган шәхси идарә итүче компания 12 нче ЖЭУга 12 ел була. Торак-коммуналь предприятие белән беренче көннәрдән башлап Әлмәт муниципаль районы Советының 14 нче бер мандатлы сайлау округы депутаты Камалова Рәшидә Нәсыйховна җитәкчелек итә.

Әлмәт районының иң матур табигатьле Сабанчы авылында туып - үскән кыз 8 нче сыйныфны Кәләй урта мәктәбендә тәмамлый. Әлмәт төзелеш техникумында( хәзерге политехника) белгечлек алганнан соң, хезмәт юлын 1986 елда 7 нче йорт идарәсендә техник буларак башлый. 12 елдан соң аны нефтьчеләр башкаласында оештырылган "007" хезмәтенә мастер итеп билгелиләр. Эшләү белән беррәттән ул Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының менеджмент факультетын тәмамлый. Аның торак-коммуналь тармак проблемаларын хәл итүгә багышланган диплом эше "Татарстан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеяләре" бәйгесе дипломы белән билгеләп үтелә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен яңа булган юнәлештә беренчеләрдән булып эш башлау җиңел булмый, әлбәттә. Коммунальчылар өлешенә туры килгән авырлыкларны, әлеге эштә очраган катлаулыкларны яхшы белүе, тынгысыз һәм кыю холкы башлаган эшне уңышлы итеп оештырырга мөмкинлек бирә дә инде.
"Шәһәрдә генә түгел, бөтен көньяк -көнчыгышта яңа булган бу юнәлештә хәрәкәт итү, тиешле документларны әзерләү бер минем генә кулымнан килмәс иде. Ул вакытларда торак-коммуналь хуҗалык идарәсе, аларның юристлары, район җитәкчелеге барыбыз бер команда булып эшләдек. Мин һәрьяктан ярдәм тойдым," - ди Рәшидә Нәсыйховна.

Рәшидә Камалова әлеге тармакта 30 елга якын хезмәт куя. Бу өлкәне белеп, аңлап, озак еллар хезмәт иткән хезмәткәрләргә сокланмый мөмкин түгел. Чөнки коммуналь хуҗалык беркайчан да җиңел булмады, реформалар, законнар үзгәреп тора, ә өйләрнең җылы, краннарда һәрвакыт су булуы көндәлек ихтыяҗ. Әлеге шартларны булдыру өчен проблемаларны кичекмәстән хәл итәргә кирәк.

Тик, авырлыклар алдында туктап кала торганнардан түгел Рәшидә ханым. Әкрен-әкрен адымнар белән эшне яңача оештыру, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү алымнарын үзләштерә.

Бүгенге көндә 10 нчы ЖЭУ - 32, 12 нче ЖЭУ - 26 торак йортны берләштерә. Нефтьчеләр каласының "Тургай" һәм "Могҗизалар кыры" микрорайонына хезмәт күрсәтүче предприятие һәрбер юнәлештә заман таләпләреннән чыгып эш итә. Йортлардагы гадәти торбалар 70 процент пропилен торбаларга алыштырылган. Подвал, җир өслегендәге кайнар, салкын су торбаларын җылы чыкмаслык итеп ныгыту өчен иң заманча технологияләрне гамәлгә кертәләр. Соңгы елларда йортларның подъездларына ремонт ясау, пластик тәрәзәләр кую дә актив бара.

Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен, беренче чиратта, шартлар, хуҗаларча караш булдырырга кирәк, дип саный Рәшидә Нәсыйховна. Шуңа күрә дә, йортларның барысына да исәпкә алу приборлары куелган, энергия саклаучы ресурслар, лампалар алыштыру көн кадагындагы мөһим мәсьәлә булып исәпләнә. Җитәкче билгеләп узганча, алар кыйммәт булса да, үз-үзләрен аклый, озакка җитә һәм эшне сыйфатлы итә. Узган ел алардан гына да 30 процент экономия ясалган.

Болардан тыш йорт яны территорияләрен төзекләндерү, агымдагы ремонт эшләре дә тиешенчә башкарыла. 12 нче ЖЭУда, мәсәлән, әлеге күрсәткеч 104 процентка башкарылган. Боларга баскыч мәйданчыклары, ишекләрне, кече формаларны буяу, кайнар, салкын су торбаларын алмаштыру һәм башкалар керә. ОДНны киметү буенча да төрле чараларга мөрәҗәгать итәләр, аңлату эшләреннән тыш, электр энергиясе, кайнар, салкын су күрсәткечләрен бер ничә көн аралыгында, һәрбер йортка йөреп алу күздә тотыла.

Булдырылган шартлардан кешеләр бик канәгать. Кыскасы, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты гына түгел, халыкның йорт идарәсенә булган таләпләре, ихтыяҗы да үзгәрә. Берничә ел элек бирегә подъездда ут янмый, кайнар су җылы гына, салкын су килми дип мөрәҗәгать итсәләр, бүген исә, нигә безнең ишек алдында гөлләр аз, газондагы үләнне нигә еш чабасыз, дип зарланалар.

Бер караганда, кешеләрнең шулай ышаныч күрсәтеп, йорт идарәсенә килүе яхшыдыр да, бәлки. Чөнки, бу халык ышанычы, предприятиегә зур өметләр баглануын дәлилли. 14 ел дәвамында 10 нчы, 12 нче ЖЭУ территориясенә кергән микрорайоннар бер гаилә, бер хуҗалык булып яшәргә, эшләргә күнеккән инде.

Торак йорт идарәсе хезмәткәрләренең шәһәр буенча уздырылган "Иң матур ишек алды", "Иң матур подъезд","Иң матур балкон" бәйгеләрендә катнашып, һәрвакыт призлы урыннарга лаек булулары - уртак хезмәт, аңлашып эшләү нәтиҗәсе.

"Яу кырында берәү сугышчы түгел", диләр. Предприятиенең барлык уңышлары да коллективның уртак тырышлыгы икәнлеген күп тапкырлар ассызыклап узды Рәшидә Камалова. Коллективта югары квалификацияле 45 белгеч хезмәт куя. Торак-коммуналь хуҗалыкның авыр йөген тартып бару, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән беррәттән тулы канлы тормыш белән яшәргә дә мөмкинлек таба биредәге хезмәтчәннәр. Коммунальчылар арасында ел саен уздырыла торган спартакиада, сабантуйларда һәрвакыт уңышлы чыгыш ясап, алдынгы урыннарны яулыйлар.

10 нчы ЖЭУ 2011 елда "Татарстан Республикасының торак-коммуналь предприятиеләре арасында хезмәтне саклау эшен иң яхшы оештыручы" буларак 1 нче урын, "Әлмәт шәһәре буенча күп катлы йортларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы идарә итүче компания" бәйгесендә 3 нче дәрәҗә диплом, профсоюз эшчәнлеге буенча 2 нче дәрәҗә диплом һәм башка бик күп бүләкләргә лаек булса, 12 нче ЖЭУ 2012 елда хезмәтне саклау буенча республикада иң яхшылардан дип табылды. Укыту-консультацион пункт смотр-бәйгесе, спартакиада нәтиҗәләре буенча да уңышлары горурланырлык.

Муниципалитет, республика югарылыгындагы дәүләт бүләк-ләре 10 нчы һәм 12 нче ЖЭУның заман белән бергә атлаучы, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ирешкән, ә иң мөһиме, халык ышанычын яулаган, аларның мәнфә-гатьләрен яклаучы торак-коммуналь предприятие булуын раслый.

Әлеге ике предприятиенең җитәкчесе булудан тыш Рәшидә Камалова шәһәр Советының 14 нче бер мандатлы сайлау округы депутаты да. Сайлаучылар да, шушы микрорарайонда яшәүчеләр. Шуңа күрә, монысы директор вазифасы, монысын депутат наказы дип бүлеп утырмый. Кем, нинди сорау белән килсә дә, мәсьәләне вакытында һәм нәтиҗәле итеп хәл итәргә омтыла. "Кешеләр ышаныч күрсәтеп, мөрәҗәгать иткән икән, димәк ярдәмгә өметләнә. Ә кешеләрнең ышанычын югалтырга ярамый,"- ди ул.

Бәйрәм уңаеннан без барлык коммунальчыларны тәбрик итәбез, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар телибез.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International