Әлмәттә “Ярдәм кулы суз” акциясе үтте

2014 елның 21 марты, җомга
“ИнТеРНет” төркемендә катнашучылар күптәнге хыялларын тормышка ашырдылар – Рус Акташы махсус интернат-мәктәбе балалары өчен “Ярдәм кулы суз” дигән акция үткәрделәр. Аның максаты – сәламәтлеге җиткелексез балаларга хыял бүләк итү. Бер ай дәвамында мәктәптә уку-язу әсбаплары һәм өстәл уеннары җыю буенча хәйрия акциясе барды. Берничә атна дәвамында концерт программасы әзерләнде.

12 мартта 1нче урта мәктәпнең волонтерлар төркеме бүләкләр һәм концерт программасы белән Рус Акташы интернат-мәктәбенә юнәлде. Концертта вокаль төркемнәр, яшь биючеләр һәм җырчылар катнашты, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, АГИТбригада белән “ИнТеРНет” төркеме чыгыш ясады (барлыгы 32 кеше катнашты).

Концерт бетүгә интернат балаларын сюрприз көтә иде. Волонтерлар һәр балага матур кәгазь кисәкләре тараттылар һәм шунда иң матур хыялларын язарга тәкъдим иттеләр. Аннары әлеге язулар шарларга беркетелде. Йөздән артык шар балаларның хыялларын күккә күтәрде, ә балалар хыялларының чынга ашасына ихлас күңелдән ышандылар.

“ИнТеРНет” төркеме моның белән генә тукталырга уйламый, алда тагын күп кенә волонтерлык акцияләре, проектлар һәм концертлар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International