Картайдым дип әйтә алмыйм әле...

2014 елның 21 марты, җомга
Әлмәт муниципаль районында эшләп лаеклы ялга чыккан, сугыштан соңгы авыр елларда халык хуҗалыгын күтәрүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән, агымдагы елда 90 нчы тапкыр гомер бәйрәмнәрен билгеләп узучы ветераннарны тантаналы шартларда тәбрикләү чаралары быел да дәвам итә.

Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова ассызыклап узганча, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Хаҗипович Салихов тарафыннан әлеге эш катгый контрольдә тотыла. Ел дәвамында олы юбилейларын билгеләп узучы 250дән артык ветеранга 90 яшьлекләре белән тәбрикләп игътибар һәм хөрмәт күрсәтелгән. Бүгенге көндә Әлмәт районында 100 яшьләрен тутыручы 12 ветеран исәпләнә, Мәҗит Хаҗипович аларны шәхсән үзе тәбрикли.

Шушы көннәрдә Тайсуган авылында гомер кичерүче, берничә буын кешеләрнең хөрмәт иткән укытучысы Вәлиева Илгизә Мөнир кызына да 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Тайсуган авылы җирлеге башлыгы Марсель Мостафин, Мәгариф идарәсе җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары Алсу Гыймаева, Тайсуган төп белем бирү мәктәбе директоры Гүзәлия Мәүлетбаева, авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Яриәхмәтова, мәктәп укучылары да килгән иде.

Илгизә апа Вәлиева 1924 елда авылның иң абруйлы кешеләре, мөгаллимнәр гаиләсендә туган. Әтисе Мөнир һәм әнисе Фәхриямал Бикчуриннар икесе дә авыл мәктәбендә балалар укыталар. Чын мәгънәсендә үз чорының интеллигенциясе, гыйлемле затлары булганнар алар. Уку белән генә түгел, иҗат, җыр, шигырь язу белән дә кызыксына Илгизә апа. Тик тормыш шатлыклы көннәрдән генә торса икән. 1937 нче давыллы елларның җиле Бикчуриннар ишеген дә каерып ача. Репрессия корбаны буларак, әтисе Мөнир 10 ел гомерен Колыма төрмәсендә үткәрергә мөҗбүр була. Тик баш ия торган нәселдән түгел шул алар. Габдрахман урта мәктәбен гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган яшь кызны район мәгариф идарәсе юлламасы белән сугыш сөреме сарган 1942 нче елны, сугышка киткән абыйлар урынына укытучы итеп алалар. Илгизә Мөнир кызының 10 ел гомере шушы авыл мәктәбендә балаларга белем биреп үтә.

1946 елны Тайсуган авылы егете Әхмәт Вәлиев белән гаилә корып, яңа тормыш башлыйлар. 4 бала тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә югары белем бирәләр. Җиргә, туган як табигатенә гашыйк ханым, киләчәк тормышын тулысынча укытучылык һөнәренә багышларга ниятләп Казан педагогия институтының биология факультетына укырга керә. 1954 елдан үзенең туган авылы Тайсуган мәктәбендә укыта башлый. Озак еллар мәктәп завучы вазифасын башкара. Бу дәвердә район җитәкчеләре "Тайсуган Кырымы" дип атарлык мәктәп яны тәҗрибә бакчасы үстерә. Тайсуган мәктәбе республиканың көнчыгыш төбәге буенча терәк мәктәп, ә мәктәп яны участогы фән нигезендә коллектив хезмәт оештыру лабораториясенә әйләнә. Илгизә апа Вәлиева утыз алты ел гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлый, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын үти, химия, биология фәннәреннән укыта. Ул кешеләргә табигать тарафыннан сирәк бирелә торган сәләтен дәресләр балаларга кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен сарыф итә. Киң колачлы җәмәгать эшлеклесе, авыл Советы, район Советы депутаты, лектория җитәкчесе, хатын-кызлар Советы рәисе, район Мәгариф бүлегенең штаттан тыш инспекторы вазифаларын башкара. Тырышлыгы, гаделлеге, табигатьне, балаларны яратуы белән укучылары, хезмәттәшләре, ата-аналар һәм район җитәкчелеге арасында хөрмәт казана. 40 елга якын гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Илгизә апаның хезмәтләре төрле югарлыктагы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. 1974, 1975 елларда "Социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе, РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" дигән югары исемгә лаек була. 1980 елда аңа "Хезмәт ветераны" медале тапшырыла.

Данлы хезмәт юлы узган мөхтәрәм укытучыны тәбрикләп, Наҗия Мисбаховна район җитәкчелеге, барлык әлмәтлеләр исеменнән ихлас котлауларын җиткерде. Ул кайсы гына елларда туры килсә дә, укытучы һөнәренең иң абруйлы, иң авыр булуын билгеләп узды. Гомерен белем һәм тәрбия эшенә багышлаган Илгизә Мөнировнага олы рәхмәт сүзләре әйтеп, аның балалары, оныклары янәшәсендә тыныч гомер кичерүен теләде.

Олы хөрмәт, чын ярату хисләре белән сугарылган тәбрикләүләр күп яңгырады бәйрәм очрашуында. Тайсуган төп белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы чараның район, авыл өчен никадәрле әһәмиятле булуын ассызыклады. Алар Илгизә апа Вәлиеваның шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Илгизә апа укытучы буларак - хезмәте белән, гаилә учагын саклаучы буларак - иренә яхшы хатын, балаларына кайгыртучан әни булып, искиткеч гадел һәм туры яшәү рәвеше алып барган, бөтен яклап та үрнәк шәхес. Тирән эчтәлекле шигырьләре, баянда уйнап җырлавы да әлеге ханымның күпкырлы талантын раслый.

90 яше тулган көнендә ул ак әби булып табын түрендә утыра. Бүген аның янәшәсендә кызы Ландыш, улы Илдар, 6 оныгы, 9 оныкчыгы.

Килгән кунаклар хөрмәтенә ул үзенең шигырьләрен укыды. Аларда тормыш мәгънәсе, яшәү яме.

"Чәчем көмешләнеп чаларса да,
Җыерчык төшсә дә йөзләргә.
Картайдым дип әйтә алмыйм әле,
Сез йөргәндә минем эзләрдән,"- дип яза ул үзенең "Калган кебек әйтер сүзләрем" дигән шигырендә.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International