Әлмәттә «VII Адлер социологик укулары» республика гамәли-практик конференциясе
2014 елның 21 марты, җомга
20 мартта Әлмәт дәүләт нефть институты базасында «VII Адлер социологик укулары» республика гамәли-практик конференциясе булды. Аны Россия социологлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге, ӘМР башкарма комитеты, “Татнефть” ААҖ һәм институт оештырды. Конференция эшендә галимнәр, вуз укытучылары, республика муниципалитетлары вәкилләре, студентлар һәм дин әһелләре катнашты.
Кичәне ачып, нефть институты директоры Александр Емекеев конференциядә катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм мондый конференцияләрнең традициягә керүен, булачак инженерларны гуманитар фәннәргә якынайту максатында үткәрелүен билгеләп үтте. АГНИ студенты Әлфия Хәбибуллинага Л.М.Адлер исемендәге фонд стипендиясе алу өчен 100нче сертификат тапшырылды.