1 апрельгә кадәр баланы коткарырга ярдәм итегез!

2014 елның 21 марты, җомга
Зәки Умар. 2013 елның 17 февралендә Татарстан Республикасында туган.

Диагнозлары: микроцефалия формасында перинаталь патология (паренхиматозлы кисталар), спастический тетрапарез, дубль-атетоз, күрү нервлары дискларының өлешчә атрофиясе.

Нәни Умар тумыштан ук авыру. Хәзерге көндә ул башын тота алмый, корсагына әйләнеп ятмый, гипертонус, әйләнә-тирәгә реакциясе түбән. Шулар өстенә тагын бер проблема килеп чыкты – көн саен өянәкләр булып тора. Балага 1 яшь, ә ул 5 айлык кебек кенә. Авырлыгы 8 кг чамасы. Башын баскан кисталар организмның үсеш процессын нык тоткарлый. Малайның әнисе Женя аны ничек булса да аякка басытырырга тырыша, дәваларның түлүсезен дә, түләүлесен дә кулланып карый. Белгечләр өйрәткәнчә, бала белән өйдә заняиеләр үткәрә.

Хәзер бәләкәй Умарны Испаниядә, Текнон клинакасында тикшерү һәм дәвалау өчен акча җыю бара. Баланы анда 6 апрельдә көтәләр. Клиника БИК КҮП АКЧА сорый. Гадәти бер гаиләнең ул кадәр сумманы күргәне дә юк.

Җыярга кирәкле сумма 20 439 евро (1 042 411 сум). Җыю срогы 2014 елның 1 апреленә кадәр, чөнки акчаны алдан түләп куярга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International