2014 елга Әлмәт районында юл эшләре планы

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәт районында юллар челтәре федераль, региональ, җирле әһәмияте булган юллардан гыйбарәт, шулай ук “Татнефть” ААҖнең ведомство юллары да бар. Бөтенесе бергә алар 2055 километрга сузыла. 2014 елга юл эшләре планы турында журналистларга райбашкарма җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин сөйләде.
Бүгенге көндә юлларда чокыр-чакырларны коелма асфальт белән тигезләү бара. 1730 кв.метр эш башкарылган, 210 тонна асфальт әзерләнгән.”Казан-Оренбург” федераль трассасының 4 участогын ремонтлауга федераль бюджеттан 808 миллион 741 мең сум акча бүленәчәк. Республика бюджеты исәбенә “Әлмәт – Иске Шөгер” һәм “Кузайкино – Нурлат” юллары төзәтеләчәк.
Шулай ук Ямаш һәм Бишмунча авылларында юллар салуга 2 млн. 670 мең сум акча тотылачак.

Рус Акташы, Кәләй, Бута, Югары Мактама һәм Кызыл көч авылларында җирле әһәмияте булган юлларны ремонтлау планлаштырыла.
Әлмәттә юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү өчен республика бюджетыннан тагын 25 миллион сум биреләчәк. Моннан тыш шәһәр урамнарын ремонтлауга муниципаль бюджеттан 31,8 миллион сум акча җибәреләчәк.
Шул рәвешле, 2014 елда Әлмәт районында юл ремонтлауга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 974 миллион сумнан артык акча бүлү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International